21 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Татарстанда яшәүчеләр быел машина йөртү таныклыгын MAX мессенджеры аша күрсәтә алачак
ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр иткәнчә, татарстанлылар быел MAX мессенджеры аша машина йөртү таныклыгын күрсәтә алачак. Ул республика Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татар-информ» агентлыгы соравына җавап биреп шулай дип белдерде.
-
Татарстанда быел беренче җил электр станциясен төзи башлыйлар
Быел Татарстан энергосистемасында беренче җил электр станциясен төзи башлыйлар, проект инде тарихи-мәдәни экспертиза узды, дип белдерде Татарстан төбәк диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.
-
Ивашкино тракторчысы Семен Гавриловка электр чәйнеге бүләк иттеләр
Семен Васильевич кышын Ивашкино юлларын кардан чистарта, җәен Әккәрәй урамнарында да чүп үләннәрен чаба икән.
-
Очучы түгел, ләкин күктә: Чирмешән хәрби комиссариатында дрон операторлары хакында сөйләделәр
Югары технологияләр армия хезмәтенә дә үтеп керде. Бүген анда иң кирәкле хәрби белгечләрнең берсе - пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторы. Кем дрон операторы була ала? Бу хакта безгә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов сөйләде.
-
Бәркәтәдә өлкәннәргә Яңа ел бүләкләре таратканнар
Менә 2026 – Ат елына да аяк бастык. Мин үзем Ат елында туганмын, быел, Аллаһы теләсә, 84 яшь тула. Шундый көчле хайван елына тугангадыр инде, ат кебек эшләргә дә туры килде яшь вакытта.
-
Чирмешән районында «Каршы полоса» профилактик чарасы уза
2025 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу сәбәпле булган 241 юл‑транспорт һәлакәтендә 92 кешенең гомере өзелгән һәм 397 яраланган.
-
21 гыйнварга һава торышы
Бүген, 21 гыйнварда, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.