Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында «Каршы полоса» профилактик чарасы уза

2025 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу сәбәпле булган 241 юл‑транспорт һәлакәтендә 92 кешенең гомере өзелгән һәм 397 яраланган.

Каршы як полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында, 17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстанда «Каршы полоса» профилактик чарасы уза.

-Узып китү кагыйдәләре РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән төгәл регламентланган. Машина йөртүче узып китәргә җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт һәм комачаулык тудырмаячагына инанырга тиеш, ә “узып китү тыела” юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук күтәрелү азагында, борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китүләр тыела, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яисә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә, кабат административ хокук бозган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителүгә китерә. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу килеп чыкса, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Юл инспекторлары юлларда юл кагыйдәләрен үтәүнеңү зарурлыгын искәртә юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга өнди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев