Ивашкино тракторчысы Семен Гавриловка электр чәйнеге бүләк иттеләр
Семен Васильевич кышын Ивашкино юлларын кардан чистарта, җәен Әккәрәй урамнарында да чүп үләннәрен чаба икән.
Ивашкинода үткән халык җыенында аңа рәхмәт әйтеп, бүләк тапшырдылар. Семен Гавриловтан кала, дистәгә якын авылдаш бүләк алып китте сходтан.
Бүген Ивашкино авылында 160 йортта 551 кеше яши. Монда 41 йорт буш тора, аларның 34енә җәйләрен генә кайтып торалар икән. Ни кызганыч, монда да авылда төпләнгән яшьләр аз.
Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Ленар Гафиятуллин чыгышыннан мәгълүм булганча, Ивашкино авылында узган 2025 елда өч җинаять кылу очрагы теркәлгән, биш кеше руль артына исерек хәлдә утырган өчен җаваплылыкка тартылган.
Ивашкино авыл җирлегендә халык 87 баш сыер асрый, аның 24се Геннадий Макаровныкы. Ивашкинода иң күп сөтне Николай Серендеев, Наталья Маркина, Оксана Мадикова хуҗаларыннан тапшырганнар.
Авыл җыенында район җитәкчелегенә гозерләр күп булмады. Авылдашларның кайберләре СВО ветераннарына ташламалар һәм балалар туклануына кагылышлы сораулар бирде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев