Очучы түгел, ләкин күктә: Чирмешән хәрби комиссариатында дрон операторлары хакында сөйләделәр
Югары технологияләр армия хезмәтенә дә үтеп керде. Бүген анда иң кирәкле хәрби белгечләрнең берсе - пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторы. Кем дрон операторы була ала? Бу хакта безгә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов сөйләде.
Пилотсыз авиация бүлекчәләрендә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен “цифрлы” берничә вакансия ачылды: БПЛА операторы, максатчан йөкләнеш белән идарә итү операторы (камералар, разведка), инженер яки техник.
Кандидатлар өчен төп таләпләр:
• Яше: 18 яшьтән 45 яшькә кадәр.
• Белеме: урта һөнәри (техникум, көллият) яки югары.
•Теле: инглиз телен база дәрәҗәсендә белү (интерфейслар һәм техник документация белән эшләү өчен).
• Сәламәтлек: сәламәтлек ягыннан җитди медицина чикләүләре, җәрәхәтләр, контузияләр булмау. “В” (өлешчә яраклы) һәм “Д” (яраксыз) категорияләре рөхсәт ителми.
• Психофизика: һөнәри психологик сайлап алуны уңышлы узу (яраклылыкның 2 нче категориясеннән дә ким булмау).
Төп күнекмәләр һәм сыйфатлар:
• Аналитик фикер йөртү: тиз арада күп мәгълүмат эшкәртергә кирәк.
• Тотрыклы вестибуляр аппарат: камерадагы кадрлар белән эшләү нык чайкалуга чыдамлыкны таләп итә.
•Бик яхшы вак моторика: джойстик белән идарә итү төгәллек һәм сизгерлек таләп итә.
• ПК (компьютер) белән ышанычлы эшләү: бу төп эш коралы.
Иң мөһиме: самолет яисә вертолет тибындагы эре БПЛА белән эшләүгә кандидатлар өчен физик әзерлек буенча нормативларны “яхшы” билгесеннән түбән булмаган баллга тапшыру таләп ителә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен хәрби комиссариатка килергә яки 8 (84396) 2-26-55, 8 (906) 117-79-38 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев