Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Татарстанда яшәүчеләр быел машина йөртү таныклыгын MAX мессенджеры аша күрсәтә алачак

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр иткәнчә, татарстанлылар быел MAX мессенджеры аша машина йөртү таныклыгын күрсәтә алачак. Ул республика Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татар-информ» агентлыгы соравына җавап биреп шулай дип белдерде.

«Мәдәният учреждениеләрендә MАХ мессенджерын кулланып, күп балалы гаилә статусын расларга мөмкин булачак. Шулай ук быел машина йөртү таныклыгы тарихын әлеге мессенджерга интеграцияләү планлаштыра», – дип белдерде ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары.

Ул искәртеп үткәнчә, сатып алучылар инде хәзер үк үз яшен МАХ һәм «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә раслый ала.

Габрахманов шулай ук быел мессенджердагы ике яңа сервис турында хәбәр итте итте: больничныйларны дистанцион ябу (сынау режимында эшли башлый) һәм ышанычлы контактларга акча күчерү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев