16 февраль 2026 яңалыклары
-
Махсус операциядәге хәрбиләргә ураза тотмаска рөхсәт ителәме?
Махсус операция уздыру зонасында хезмәт итүче мөселман хәрбиләргә вакытлыча ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу хакта Казанның Кабан арты мәчете имамы Хөсәен Зөфәров хәбәр итте.
-
16 чирмешәнледә яман шеш башлангыч стадиядә билгеле булган
Былтыр Чирмешән районында 16 кешедә яман шеш башлангыч стадиядә, авыруны дәвалауның нәтиҗәлерәк вакытында ачыкланган. Димәк сәламәтлекне даими тикшертү - ул формальлек кенә түгел, ә куркыныч авыруларны вакытында ачыклау өчен мөмкинлек.
-
Татарстанлыларны атна азагында озын ял көннәре көтә
Биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларны бу атна азагында озын ял көннәре көтә. Яллар 21 февральдән 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр
Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек хәлдә машина йөртүче тагын бер кешегә карата карар чыгарды.
-
Чирмешәндәге “Чаңгы юлы – 2026” ярышына 400ләп якташыбыз килде
Лашман авылыннан 60 яшьне узган Илдар һәм Әлфия Хәмидуллиннар чаңгы ярышында җиңүләр яулап, икесе дә бәйгедән бүләкләр алып китте.
-
Халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьев вафат
Якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре, язучы, тәрҗемәче Порфирий Афанасьевның 14 февральдә гомере өзелде.
-
16 февральгә һава торышы
Бүген, 16 февральдә, Татарстанда болытлы, карлы һәм шактый җылы һава торышы сакланачак.