Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Махсус операциядәге хәрбиләргә ураза тотмаска рөхсәт ителәме?

Махсус операция уздыру зонасында хезмәт итүче мөселман хәрбиләргә вакытлыча ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу хакта Казанның Кабан арты мәчете имамы Хөсәен Зөфәров хәбәр итте.

«Алар мосафирлар (юлчылар) булып санала, аларга вакытлыча ураза тотмаска рөхсәт ителә», – диде Зөфәров.

Аларга калдырган көннәрне Рамазан аеннан соң кайтарырга кирәк булачак, дип өстәде ул.

«Шулай ук сәламәтлеккә куркыныч янаган яки уразаны тотып бетерү бик авыр булган очракта авыз ачарга һәм соңыннан бу көнне кайтарырга ярый», – дип йомгаклады сүзен имам.

Исегезгә төшерик, быел ураза 19 февральдән 19 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев