Чирмешәндәге “Чаңгы юлы – 2026” ярышына 400ләп якташыбыз килде
Лашман авылыннан 60 яшьне узган Илдар һәм Әлфия Хәмидуллиннар чаңгы ярышында җиңүләр яулап, икесе дә бәйгедән бүләкләр алып китте.
Гомумән, Чирмешәннең “Сабан туе” стадионында узган шимбә көнне оештырылган “Татарстан чаңгы юлы – 2026” узышында 375 спортчы катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сәламләде. Лашманнан Хәмидуллиннар сыман бәйгегә гаиләләре белән килүчеләр дә байтак иде. Гаилә башлыгы Илдар әфәнде 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында – өченче, Әлфия ханым икенче урын яулады.
-Без авылга Түбән Камадан күчеп кайттык, тумышыбыз белән Лашманнан. Икебезгә дә чаңгылар алдык. Көненә 2-3 километрлап ара, урманнарны, басуларны әйләнеп кайтабыз. Өйдә яту түгел инде, сулыш алулары иркенәя. Дару эчеп, буыннар сызлый дип зарланганыбыз юк, менә йөгереп килдек, шундый рәхәт, - диләр алар.
Шулай итеп бүген олысы-кечесе төрле озынлыктагы дистанцияләрне узды. Иң кечеләре Ульяновкадан Кира Иванова, Әккәрәйдән Матвей Васильев, Чирмешәннән Кәрим Камалов - өчесе дә 7 яшьлекләр.
Ә иң олы чаңгычы – күрше Шентала районыннан килгән Геннадий Епифанов, аңа 76 яшь. Аның якташы Лидия Дементьева 69 яшьлек.
Районның спорт яшьләре һәм спорт бүлеге аларны бүләкләр белән сөендерде. Үз дистанцияләрендә 1,2,3 нче урыннар яулаган җиңүчеләр кубокларга, медальләргә, грамоталарга, бүләкләргә ия. Кызык, рәхәт инде, бер ярыштан шулкадәр “трофей” белән кайт әле син!
Чирмешәннән ирле-хатынлы Лилия һәм Айрат Гатиннарның да балалары алдында мактанырлыклары бар. Полиция хезмәткәре булып эшләүче Айрат Хафиз улы финишка – икенче, районның клиент хезмәте җитәкчесе, элеккечә әйткәндә, пенсия фонды җитәкчесе Лилия Сәүбан кызы беренче булып ук килде.
-Чаңгыда йөрергә яратабыз. Бик еш булмаса да, мондагы стадионга төшәбез. Арыганнар, начар уйлар чаңгы юлында кала, - ди Гатиннар.
Төрле дистанцияләрдә җиңүчеләр менә кемнәр:
Мәктәп укучылары арасында: Иван Васильев, Софья Сипатрова, Артем Васильев (Әккәрәй), Ева Иванова (Ульяновка), Вячеслав Рыбаков (кадетлар интернат мәктәбе), Виктория Иванова (Ульяновка), Глеб Туйкин (кадетлар интернат мәктәбе), Анастасия Емельянова (Ивашкино).
Ир-егетләр арасында: Рүзәл Мусин (1 нче Чирмешән мәктәбе), Сергей Ефимов (Әккәрәй), Рифат Гатин (район газ хезмәте), Петр Захаров (кадетлар интернат мәктәбе), Владимир Макаров (Шентала).
Хатын-кызлар арасында: Татьяна Иванова (Ивашкино), Земфира Җамалетдинова (район үзән китапханәсе), Лилия Гатина (район клиент хезмәте), Марина Колесникова (Иске Элмәле), Лидия Дементьева (Шентала), Эльвира Галәветдинова (район Советы).
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев