Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

16 чирмешәнледә яман шеш башлангыч стадиядә билгеле булган

Былтыр Чирмешән районында 16 кешедә яман шеш башлангыч стадиядә, авыруны дәвалауның нәтиҗәлерәк вакытында ачыкланган. Димәк сәламәтлекне даими тикшертү - ул формальлек кенә түгел, ә куркыныч авыруларны вакытында ачыклау өчен мөмкинлек.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан Россиядә өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру системасы эшли, ә 2021 елдан аны узу тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Профилактик карауны хәзер ел саен - мөстәкыйль рәвештә, яисә диспансер күзәтүе вакытында узарга мөмкин.

Диспансерлаштыруның ешлыгы кешенең яшенә бәйле: 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр - өч елга бер тапкыр; 40 яшьтән өлкәнрәкләр - һәр ел саен. Шулай ук ике елга бер тапкыр тулы онкоскрининг үтү мөмкинлеге бар. COVID-19 белән авыручылар аерым категориягә керә: алар өчен йөрәк-кан тамырлары системасы һәм сулыш органнары торышын тикшереп торуга юнәлдерелгән тирәнәйтелгән диспансеризация каралган.

Беренче этап хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм куркыныч факторларын ачыкларга ярдәм итә. Әгәр шик бар икән, диагнозны ачыклау өчен, пациентны икенче этапка җибәрәләр.

“Озак һәм актив тормыш” милли проекты безгә сәламәтлекне контрольдә тоту өчен мөмкинлек бирә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең якынча 70 процентында йогышлы булмаган авырулар үсеше куркынычының бер генә булса да факторы бар. Аны вакытында ачыклау – авыруны булдырмау өчен беренче адым ясау дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев