15 май 2017 яңалыклары
-
Чирмешән янындагы Имәнлектә яңа беседка ясап куйдылар
Чирмешән янәшәсендәге Имәнлек кырыенда ял итү урыны - яңа беседка ясап куйдылар. Монысы элеккегеләреннән күпкә матуррак, уңайлырак. -Безнең Казанка урманчылыгында гына да мондый беседкалар ун урында ясалды, - ди участок лесничие Владислав Константинов. -Аларны үз материалларыбыз, үз көчебез белән эшлибез. Халык рәхәтләнеп ял итсен, ватмасыннар гына.
-
Чирмешәндә медиклар спортта көч сынашты
Медицина хезмәткәрләренең Чирмешәндә үткән "Сәламәтлек" спартакиадасына Кама аръягы төбәгенең җиде районыннан 200ләп спортчы килгән. Ярышлар алдыннан аларны мишәр бавырсагы белән сыйласак та, кунакларыбыз спортта безгә карата бер дә "тыйнаклык" күрсәтмәде. Бәйгенең йөгерү эстафетасында, шулай ук волейболда Чирмешән медикларының җиңүенә карамастан, башка төрләрдә кунаклар өлгеррәк, остарак булып чыкты. Яңа Чишмә, Әлки,...
-
Ивашкино фермеры Серендеевның техниканы төзәтергә уңайлы урыны була
Кыр эшләре төгәлләнгәч, Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тагылма машиналарны төзәтергә уңайлы урын булачак. Биредә каравылчы һәм ремонт мәйданчыгы бинасының түбәсен ябарга керешкәннәр, бу эш ахырына якынлаша, иске шифер урынына яңа профнастил куялар. Гомумән, хуҗалыкта әкрен-әкрен генә корылмаларны төзәтә баралар. Бөртек саклау складларының - икесенең стеналарын һәм түбәсен дә шулай...
-
Тугыз кешегә – бер кабер
Илебезнең егерменче гасыр башындагы аянычлы тарихы күп гаиләләр язмышында чагыла. Чирмешән районының Лашман авылында яшәгән Лотфулла Исхакыйның улы, мәшһүр язучыбыз, фидакяр милләтчебез Гаяз Исхакыйның туганнан туган энесе Касыйм язмышы - шуңа бер мисал. Милләтләргә азатлык, халыкка җир, мул тормыш вәгъдәләгән Совет хөкүмәте дистә елдан артык ил башында торса да, хәлләр...
-
Чирмешән районында үткән атна тыныч булган
01 Район территориясендә үткән атна янгын хәвефсезлеге ягыннан тыныч булган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 8 майдан 14 майга кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр теркәлгән, җинаять эшләре кузгатылмаган. Утыз Имәндә яшәүче ир-ат З. өйдәш хатын-кызга П.га кул күтәргән. Район үзәк больницасына Иске Үтәмештән С. мөрәҗәгать...
-
Лашман Сабан туена әзерләнә
Җиңү бәйрәме алдынннан Лашман урамнарында авыл көе яңгыраттылар. Биредә егетләр Сөлге җыйганнар. -Аларның килгәнен ел да көтеп алабыз. Колгага быел яулык бәйләдем, йоласы шундый - дистәгә якын йомырка бирдем. Егетләр җырлып йөрделәр, гармун белән, азрак инде үзләре. Элек заманнарда бигрәк күбәү, урам тутырып кочаклашып, җырлап йөриләр иде сөлге җыючылар. Нишләтәсең,...