Чирмешәндә медиклар спортта көч сынашты
Медицина хезмәткәрләренең Чирмешәндә үткән "Сәламәтлек" спартакиадасына Кама аръягы төбәгенең җиде районыннан 200ләп спортчы килгән. Ярышлар алдыннан аларны мишәр бавырсагы белән сыйласак та, кунакларыбыз спортта безгә карата бер дә "тыйнаклык" күрсәтмәде. Бәйгенең йөгерү эстафетасында, шулай ук волейболда Чирмешән медикларының җиңүенә карамастан, башка төрләрдә кунаклар өлгеррәк, остарак булып чыкты. Яңа Чишмә, Әлки,...
Медицина хезмәткәрләренең Чирмешәндә үткән "Сәламәтлек" спартакиадасына Кама аръягы төбәгенең җиде районыннан 200ләп спортчы килгән. Ярышлар алдыннан аларны мишәр бавырсагы белән сыйласак та, кунакларыбыз спортта безгә карата бер дә "тыйнаклык" күрсәтмәде.
(1).jpg)
Бәйгенең йөгерү эстафетасында, шулай ук волейболда Чирмешән медикларының җиңүенә карамастан, башка төрләрдә кунаклар өлгеррәк, остарак булып чыкты. Яңа Чишмә, Әлки, Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Спас, районнарыннан килгән табиблар, шәфкать туташлары, больницаларның техник хезмәткәрләре әүвәл "Сабантуй" стадионда узган эстафета йөгерүендә көч сынаштылар. Монда безнең кызлар - җиңүче, ә ир-егетләрдән әлкилеләрне узучы булмады.
(1).jpg)
Шахматта Нурлат табиблары акыллырак икән. Өстәл теннисында, хатын-кызлар арасында - аксубайлылар, ир-егетләрдән - Спас районы вәкилләре җитез. Аксубайның кызлары да, егетләре дә бадминтонда тулысынча өстенлеккә ия. Ә менә волейболны безнең район командалары: кызлар да, егетләр дә - иң шәп уйнаучылар. Аркан тартуда ир-егетләр арасында Аксубай командасы, хатын-кызлардан алексеевскилылар беренче урынга чыкты. Гомуми нәтиҗәләр буенча, җиңүче кубогы терәлеп торган күршеләребез - аксубайлыларда, икенчедә - Нурлат, өченче урында Алексеевск районы медиклары. Безнең команда - бишенче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев