Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында үткән атна тыныч булган

01 Район территориясендә үткән атна янгын хәвефсезлеге ягыннан тыныч булган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 8 майдан 14 майга кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр теркәлгән, җинаять эшләре кузгатылмаган. Утыз Имәндә яшәүче ир-ат З. өйдәш хатын-кызга П.га кул күтәргән. Район үзәк больницасына Иске Үтәмештән С. мөрәҗәгать...

01 Район территориясендә үткән атна янгын хәвефсезлеге ягыннан тыныч булган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 8 майдан 14 майга кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр теркәлгән, җинаять эшләре кузгатылмаган.

Утыз Имәндә яшәүче ир-ат З. өйдәш хатын-кызга П.га кул күтәргән. Район үзәк больницасына Иске Үтәмештән С. мөрәҗәгать иткән. Аңа да бергә яшәүче ире Г. сугып, маңгаен җәрәхәтләгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 51 кешене ачыклаганнар. Бер юл-транспорт вакыйгасында матди зыян бар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 10 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

"Нерест" һәм "Надзор" оператив-профилактик операцияләре дәвам итә.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 40 чакырту теркәлгән. Фельдшер Римма Андреева әйтүенчә, көнкүрештә җәрәхәт алу, талпан тешләү сәбәпле, берничә кеше мөрәҗәгать иткән, салкын тидереп чирләүчеләр дә бар. Нигездә, күпчелек чакырту хроник авыручылар янына булган.

04 Үткән атнада газ хезмәте слесарьлары 35 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ плитәләрен һәм казаннарын көйләү максатында үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined