Лашман Сабан туена әзерләнә
Җиңү бәйрәме алдынннан Лашман урамнарында авыл көе яңгыраттылар. Биредә егетләр Сөлге җыйганнар. -Аларның килгәнен ел да көтеп алабыз. Колгага быел яулык бәйләдем, йоласы шундый - дистәгә якын йомырка бирдем. Егетләр җырлып йөрделәр, гармун белән, азрак инде үзләре. Элек заманнарда бигрәк күбәү, урам тутырып кочаклашып, җырлап йөриләр иде сөлге җыючылар. Нишләтәсең,...
Җиңү бәйрәме алдынннан Лашман урамнарында авыл көе яңгыраттылар. Биредә егетләр Сөлге җыйганнар.
.jpg)
-Аларның килгәнен ел да көтеп алабыз. Колгага быел яулык бәйләдем, йоласы шундый - дистәгә якын йомырка бирдем. Егетләр җырлып йөрделәр, гармун белән, азрак инде үзләре. Элек заманнарда бигрәк күбәү, урам тутырып кочаклашып, җырлап йөриләр иде сөлге җыючылар. Нишләтәсең, яшьләр кими авылда. Рәхмәт егетләргә, йоласын башкардылар, - ди авылның Карл Маркс урамында яшәүче Рәйфә Шәрифуллина.
Җыелган сөлгеләр, бүләкләр Сабан туенда чабышкы атларга бәйләнәчәк, уеннарда катнашучыларга бүләк ителәчәк. Гөлинә Газыймҗанова, Алинә Зыятдинова чиккән кулъяулыклар исә Илсаф Борһанов гармунын бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев