Ивашкино фермеры Серендеевның техниканы төзәтергә уңайлы урыны була
Кыр эшләре төгәлләнгәч, Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тагылма машиналарны төзәтергә уңайлы урын булачак. Биредә каравылчы һәм ремонт мәйданчыгы бинасының түбәсен ябарга керешкәннәр, бу эш ахырына якынлаша, иске шифер урынына яңа профнастил куялар. Гомумән, хуҗалыкта әкрен-әкрен генә корылмаларны төзәтә баралар. Бөртек саклау складларының - икесенең стеналарын һәм түбәсен дә шулай...
Кыр эшләре төгәлләнгәч, Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында тагылма машиналарны төзәтергә уңайлы урын булачак.

Биредә каравылчы һәм ремонт мәйданчыгы бинасының түбәсен ябарга керешкәннәр, бу эш ахырына якынлаша, иске шифер урынына яңа профнастил куялар.
Гомумән, хуҗалыкта әкрен-әкрен генә корылмаларны төзәтә баралар. Бөртек саклау складларының - икесенең стеналарын һәм түбәсен дә шулай ук яхшы калай белән япканнар. Болай нык, матур, бөртек тә коры тора. Инде тагын бер - орлыклык материал складын ремонтламакчылар. Үз көчләре белән. Ындыр табагындагы бөртек киптерү агрегаты да келтер-келтер эшләп тора, кайбер урыннардагы кебек күгәреп тик ятмый.
Фермер Серендеев кыр эшләрендә дә алдынгылар сафында. Чәчкеч узасы участоклар 300 гектар чамасы гына, тиешленең 65 процент өлешендә орлыклар җир куенында. 360 гектардагы уҗым культураларының зур өлеше яхшы кышлаган.
-Үз акчабызга 35 тонна - катлаулы ашлама, 50 тонна аммиак селитрасы алган идек, аларның күп өлешен кулландык, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Ильич.

Кыр эшләрендә һәркем үз урынында тырыша. Сергей Гаврилов һәм Тимофей Кудряшов, мәсәлән, МТЗ тракторларында йөзләрчә гектарда чәчү уздырганнар. Бүген бу уңган механизаторлар сабан бодае участокларына күчкәннәр.
"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында 29 кеше эшли. Бүген-иртәгә аларга апрель ае өчен хезмәт хакы түләнә. 1 майга аванс та биргәннәр. Хуҗалык беркемгә дә бурычлы түгел, үз көнен үзе күрә. Бар районда шундый, аягында нык басып торучы фермер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев