13 август 2014 яңалыклары
-
Йорт янын үзебез матурлыйк
Район үзәгендәге Татарстан һәм Техническая урамнарындагы күпквартиралы йортлар территорияләрен чүп үләннәре баскан. -Күпквартиралы йортларда яшәүчеләр үз тирәләрен үзләре тәртипкә китереп тотарга тиеш, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Дөрес,күпчелек йорт алды участокларында чәчәкләр, яшелчәләр дә үстерә. Андыйлар Совет урамындагы күпквартиралы йортларда яшәүчеләр арасында бик күп....
-
Чирмешән районында көзге кыр эшләрен тизләтергә кирәк
"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында планлаганнан да күбрәк, 300 гектарда арыш чәчеп куйдылар. Уҗым бодае 500 гектарда урын алачак. Бу хуҗалыкта, Иске Кади, Якты Тау, Тукай кырларында көзге культуралардан быел да яхшы уңыш җыйдылар: сабан бодаеның гектар көче - 27, арышныкы - 20 центнер. Амбарларга 23 мең центнер бөртек кайткан. Әле...
-
Мастерлар грант оттылар
Нурлат аграр техникумы филиалы (106нчы һөнәр училищесы) укытучылары "Иң яхшы оста" ("Лучший мастер") республика конкурсында җиңү яулаганнар һәм грантлар отканнар. Газ белән эретеп ябыштыручыларны һөнәргә өйрәтүче Фазыйл Шакировка һәм пешекчеләрне әзерләүче Зөлфия Минголовага бер ел дәвамында ай саен өстәмә 7 мең сум акча түләячәкләр. Ә "Яңа оста" ("Новый мастер") наминациясендә...
-
Түбән Кәминкәдән 90 яшьлек Минбәнат әби – шәп нәселдән
Бүгенге бәйрәмдә ул үзе турында түгел, туганнарын, бигрәк тә әтисен еш мактап сөйләде. 90 яшен тутырган Минбәнат әби Түбән Кәминкәдә бик билгеле - Хөснуллиннар нәселеннән. -Безнең нәсел, пародабыз шәп иде, - Минбәнат әби. - Әти бик булдыклы, чиста кеше булды. Ипигә тилмертмәде, ач яшәмәдек. Чабата да тукып, аны Елховой базарында...
-
Башкалар тынычлыгын бозарга хакың юк
Кич җитте исә, безнең өй каршына килеп туктаган машиналардан көчле музыка акырта башлыйлар. Ул әллә кайларга ишетелә, ял итәргә комачаулый. Безнең тынлыкны бозучыларга карата нинди җәза каралган? Чирмешәнлеләрдән берәү редакциягә шундый зар белдерде. -"Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында"гы законны бозган өчен чаралар катгый, - ди "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяз...