Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башкалар тынычлыгын бозарга хакың юк

Кич җитте исә, безнең өй каршына килеп туктаган машиналардан көчле музыка акырта башлыйлар. Ул әллә кайларга ишетелә, ял итәргә комачаулый. Безнең тынлыкны бозучыларга карата нинди җәза каралган? Чирмешәнлеләрдән берәү редакциягә шундый зар белдерде. -"Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында"гы законны бозган өчен чаралар катгый, - ди "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяз...

Кич җитте исә, безнең өй каршына килеп туктаган машиналардан көчле музыка акырта башлыйлар. Ул әллә кайларга ишетелә, ял итәргә комачаулый. Безнең тынлыкны бозучыларга карата нинди җәза каралган?


Чирмешәнлеләрдән берәү редакциягә шундый зар белдерде.

-"Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында"гы законны бозган өчен чаралар катгый, - ди "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяз Минһаҗев . - Гражданнарга 500 сумнан - 1000, вазифаи затларга -5000 сумнан - 10 мең, юридик затларга 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына. Безгә дә бу уңайдан мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер эш көннәрендә төнге 10нан иртәнге 6 сәгатькә, ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке 10нан иртәнге 9 сәгатькә кадәр тавышланырга ярамый. Бу торак биналарда гына түгел, ә йорт яны территорияләренә дә кагыла. Күрсәтелгән вакыттан соң телевизор, магнитофоннар, башка тавыш чыгаручы, тавыш көчәйткеч җайланмалар куллану тыела. Автомобильләрдәге сак сигнализациясе тавышы вакытында сүндерелмәү дә закон бозу санала. Әлбәттә инде, күрсәтелгән вакытта төзекләндерү һәм төзелеш эшләре алып бару да рөхсәт ителми. Әлеге законны бозу очрагы хакында сез 02 яисә 2-54-39 телефоннары буенча полиция бүлегенә хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined