Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында көзге кыр эшләрен тизләтергә кирәк

"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында планлаганнан да күбрәк, 300 гектарда арыш чәчеп куйдылар. Уҗым бодае 500 гектарда урын алачак. Бу хуҗалыкта, Иске Кади, Якты Тау, Тукай кырларында көзге культуралардан быел да яхшы уңыш җыйдылар: сабан бодаеның гектар көче - 27, арышныкы - 20 центнер. Амбарларга 23 мең центнер бөртек кайткан. Әле...

"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында планлаганнан да күбрәк, 300 гектарда арыш чәчеп куйдылар. Уҗым бодае 500 гектарда урын алачак.


Бу хуҗалыкта, Иске Кади, Якты Тау, Тукай кырларында көзге культуралардан быел да яхшы уңыш җыйдылар: сабан бодаеның гектар көче - 27, арышныкы - 20 центнер. Амбарларга 23 мең центнер бөртек кайткан. Әле тагын бер мең гектарда комбайннар эшләячәк.

Күтәмә кырларында уҗым бодае, арпа да яхшы. Әлегә гектардан уртача уңыш 26 центнер (район буенча -17). Монда җир эшкәртү дә югары темп ала, 270 гектардан күбрәк мәйданда (тиешленең 11 проценты) сабан узган да.

"Үтәмеш", "Сөлчә", "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләрендә дә шактый мәйданнардан бөртек суктырдылар. Ә "Кара Чишмә"дә уракка төшмәделәр әле (монда былтыр көз уҗым культуралары чәчелмәгән дә иде).

Бүген күпчелек хуҗалыклар арпа җыя. Кызганыч, амбарларга кайткан бөртек, киптерү агрегатлары азлыктан, яки бөтенләй булмаулыктан, кызыша. Бу эштә ярдәм кирәк.

Район буенча алганда бөртекле-кузаклылар 9 мең гектардан (тиешленең дүрттән бере) гына суктырып алынган. Уракка яңгырлар да комачаулый башлады. Эш "тыгылды" салам җыюны, көзге чәчүне, җир эшкәртүне дә тизләтү мөһим.

Азык әзерләү тукталды диярлек. Бер Лашманда гына сенаж салалар. Аларда бу төр азык запасы 3100 тонна, планлаганнан ике тапкыр күбрәк тупланган. Район күләмендә печән планлаганның - 72 (5849 тонна), сенаж 53 процент (11 мең тоннага якын) күләмендә генә, ягъни кышны иркенләп чыгарлык түгел. Бөтен өмет кукурузда. Тик кайбер кукуруз участокларын да чүп басып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined