Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Йорт янын үзебез матурлыйк

Район үзәгендәге Татарстан һәм Техническая урамнарындагы күпквартиралы йортлар территорияләрен чүп үләннәре баскан. -Күпквартиралы йортларда яшәүчеләр үз тирәләрен үзләре тәртипкә китереп тотарга тиеш, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Дөрес,күпчелек йорт алды участокларында чәчәкләр, яшелчәләр дә үстерә. Андыйлар Совет урамындагы күпквартиралы йортларда яшәүчеләр арасында бик күп....

Район үзәгендәге Татарстан һәм Техническая урамнарындагы күпквартиралы йортлар территорияләрен чүп үләннәре баскан.


-Күпквартиралы йортларда яшәүчеләр үз тирәләрен үзләре тәртипкә китереп тотарга тиеш, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Дөрес,күпчелек йорт алды участокларында чәчәкләр, яшелчәләр дә үстерә. Андыйлар Совет урамындагы күпквартиралы йортларда яшәүчеләр арасында бик күп. Өмәләр үткәреп, алар йорт территорияләрен дә гел җыештырып торалар. Ә менә Татарстан урамында яшәүчеләр чисталыкка битараф. Ел саен бер күренеш: йортларның территорияләрен чүп үләннәре басып китә. Техническая урамындагы йортларда да шул ук хәл.

Бүген бу йортлар тирәсендә кеше буйлы булып үскән үләннәрне чабу өчен кеше яллаганнар. Йорт хуҗалары түгел, ә торак милекчеләре ширкәте идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined