12 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Чирмешәндә август ае туйларга бай булган
Сентябрьнең беренче атнасында ук районда өч йортка килен төшкән.
-
Чирмешәндә быел дүрт ишегалды төзекләндерелде
Татарстан Республикасы Рәисенең “Безнең ишегалды” программасы кысаларында район үзәгендәге дүрт йорт территориясендә ремонт үткәрелде. Төзекләндерү эшләре август аенда ук төгәлләнгән.
-
Чирмешән районында тагын бер машина йөртүче таныклыксыз калган
Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын бер машина йөртүченең эшен тикшергәннәр.
-
Чирмешән мәхәлләләреннән алты тоннага якын гошер сәдакасы озатылган
Район мөхтәсибәте, елдагыча, гошер сәдакасы җыю оештырды. Алты тонналап яшелчә мәдрәсәләргә озатылган да.
-
Татарстанда бу атнада җылы һава торышы көтелә, яңгырлар туктаячак
Агымдагы атна дәвамында Татарстанда шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.