8 август 2024 яңалыклары
-
Чирмешәннең инвалидлар оешмасы Тегермән чишмәсен шефлыкка алган
Районның инвалидлар җәмгыяте Чирмешәннән 2 километр ераклыкта, Казанка юнәлешендәге юл кырыенда урнашкан Тегермән чишмәсе территориясендә “Чирмешәннең чиста чишмәләре” дип аталган чираттагы акция оештырдылар.
-
Парсыз ефәк күбәләкләре Чирмешәннән “китеп бетмәгән”
Былтыр район урманнарына парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд) зур зыян салган иде, җәйге челләдә агачлар яфраксыз калды. Кортлар быел да җәй урталарында Шешминка авылы тирәсендәге урманнарда күренә башлаган.
-
Ташкабактан бик тәмле икра рецепты
«Бу рецепт белән ясалган икра бик тәмле килеп чыга. Минем икраны бик күп төрле рецептлар белән ясап караганым бар, ләкин бу иң тәмле, ышанычлы ысул», – ди тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.
-
Чирмешәндә бәхетле балачак проекты старт ала
“Орион” яшьләр үзәге “Күңелле режим каникуллары” дип аталган бәхетле балачак атнасы проектын башлап җибәрә.
-
Чирмешән районында кызлар азрак туа
Ел башыннан районда 42 сабый туган. Малайлар - күбрәк (29), кызлар – 13.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә урак әле кызып кына килә
Районның “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә көзге бодай уңышын җыялар. Уракка яңгырлардан тыш, җылылардан соң киткән яшьләвек тә комачаулый.