Былтыр район урманнарына парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд) зур зыян салган иде, җәйге челләдә агачлар яфраксыз калды. Кортлар быел да җәй урталарында Шешминка авылы тирәсендәге урманнарда күренә башлаган.
-Узган ел бу күбәләкләр урманчылыкның яртысыннан артыгын – 25 мең гектарга якынын зарарлады. Аларга каршы төрле ысуллар белән көрәштек һәм җиңдек: көзге якка агачлар кабат яфрак ярды, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.
Быел корткычлар Лениногорск урманчылыгы чикләрендәге урманнарда, 1500 гектар чамасы участокта, июль башларында күренә башлаган. Кортларга үрчү өчен һава шартлары килешмәгән.
-Бу урманнарны атна саен күзәтеп, тикшереп торабыз, аларның азып китү мөмкинлеге булган очракта чарасын күрергә әзербез, - ди Алмаз Рифкать улы. – Алар кызу көннәрдә бик тиз үрчи.
Быел парсыз ефәк күбәләкләре Әлмәт, Лениногорск районнары урманнарына “күченгән”. Ул якларга барганда, шәрә калган агачлар очрый.
Нет комментариев