Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең инвалидлар оешмасы Тегермән чишмәсен шефлыкка алган

Районның инвалидлар җәмгыяте Чирмешәннән 2 километр ераклыкта, Казанка юнәлешендәге юл кырыенда урнашкан Тегермән чишмәсе территориясендә “Чирмешәннең чиста чишмәләре” дип аталган чираттагы акция оештырдылар.

Җәмгыятьнең рәисе Мәдинә Талипова, аның ярдәмчесе Ирина Митяева һәм әлеге оешманың активистлары биредә өмә ясап, су чыганагын чүп-чардан арындырдылар.

Җәмгыять чишмә һәм аның тирәсен төзекләндерү өчен, республика Рәисенең грантын отты. Әлеге акчаларга биредә ремонт үткәргәннәр, ял зонасы булдырганнар, өстәл һәм утыргычлар, зур самавыр да китереп куйганнар. Тирәсен матур итеп тотып алганнар.

Чара чәй өстәле янында кызыклы әңгәмә белән дәвам итте. Шул вакытта бүләк тә килеп җитте. Ульяновка авылыннан шәхси эшмәкәрләр Прокофьевлар бирегә матур итеп ясаган эскәмия алып килделәр. “Юлчылар рәхәтләнеп шунда утырып ял итсеннәр”, - диде Петр Прокофьев.  Сүз уңаеннан, зур самавыр да - аларның оешмасы бүләге.

Юл буенда, бик уңайлы урындагы чишмә янында автомобильләр еш күренә, кемдер ял итәргә, башкалар су эчәргә, үзләре белән юлга алырга туктый.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев