Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә урак әле кызып кына килә

Районның “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә көзге бодай уңышын җыялар. Уракка яңгырлардан тыш, җылылардан соң киткән яшьләвек тә комачаулый.

Әлеге җәмгыятьтә быел 1500 гектар мәйданнан бөртеклеләр уңышын җыеп аласы бар. Монда 430 гектарда көнбагыш та иккәннәр. Бу көннәрдә алар Югары Кармалка ягындагы  көзге бодай башакларын суктыралар.

-Быел уңыш булырга тиеш, ашламаны да күп керттек, язгы  бодай, арпалар матур. Тизрәк җыеп кына аласы, уракны былтыр өч комбайн ярдәмендә 21 көндә җиңдердек. Чиста кыр булса, “Тукано” белән көненә 30-40 гектарны буйсындырырга мөмкин. Көнбагыш та суктырасы бар бит әле, - ди тәҗрибәле комбайнчы, Туймәттән  Рәсим Нуруллин.

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә уракта дүрт комбайн: өч “Тукано”, бер Дон эшләтәләр. Аларга Илшат Галимов (Туймәт),  Рөстәм Вафин (Иске Үтәмеш),  Никита Ермишов (Иске Сережкино) утырган.

-Бу яктан яхшы, механизаторларыбыз ышанычлы. Тик соңгы яңгырлардан соң көзге культуралар басуларында яшьләвек нык үсеп китте. Карамаганнан, тәрбия җитмәүдән түгел, елы шулай килде, мондый хәл башка хуҗалыкларда да. Чүп өскә менә, бөртек аста кала, - ди җәмгыять директоры Илдус Мөхәммәтгатин.

-Бөртек тә чиерәктер, - диюбезгә.

-Әйе, ындыр табакларында “сушилкалар” кирәклеге – быел аеруча актуаль.

-Ситуациядән ничек чыгасыз?

-Ашлыкны  Түбән Кәминкәдәге, Югары Кәминкәдәге ындыр табакларына кайтарып, әүвәл җилләтәбез,  киптерәбез, аннан соң Чирмешәндәге ашлык кабул итү пункты складларына ташыйбыз, - диде Илдус Хәниф улы.

Бүген җәмгыятьнең шоферларына да эш кызу. Әйтик, Ислам Шәрифуллин, басу юлларын да санап, КамАЗы белән көненә 100әр километр ара уза.

-Комбайннардан бер рейска ике бункер бөртек сыйдырам, өлгереп торабыз. Төшке ашны кырга алып килеп ашаталар, чыктан чыкка кадәр эшлибез, - дип, бункеры тулган комбайн янына ашыкты шофер.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев