Сайлауда катнашкан чирмешәнлеләр дә автомашина ота ала
Бәйгеләр

Сайлауда катнашкан чирмешәнлеләр дә автомашина ота ала

ТР Дәүләт Советына бүгенге сайлауда тавыш биреп, фотобәйгедә катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.

Әйе, бүген тавыш биреп чыккан райондашларыбыз сайлау участоклары янында гаиләләре белән фотога да төшәләр. Билгеле булганча, Гаилә елына багышланган фотобәйгедә катнашучылар арасында  кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак: смартфоннар һәм җиңел автомобиль.

Моның өчен сайлау участогына килеп тавыш бирергә, анда бирелгән “Гаилә белән сайлыйбыз!”  беләзеген тотып, сайлау участогы янында фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.  Фотоны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән билгеләү мөһим. Бәйгенең шартлары белән тулырак “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Татарстан Алга” төркемендә танышырга мөмкин. 

Шунысы мөһим: фото сайлау участогы эчендә төшерелергә тиеш түгел.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев