36 ел районның үзәк китапханәсендә хезмәт куйган Елена Кабанова "Мәдәниятта казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Елена Николаевна озак еллар районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә комплектлаштыру һәм эшкәртү бүлеге мөдире вазифаларын башкарган. -Елена Николаевна бик җаваплы кеше. Үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды. Яшьләрне эшкә өйрәтте, киңәшләрен бирде, - ди үзәк...
36 ел районның үзәк китапханәсендә хезмәт куйган Елена Кабанова "Мәдәниятта казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Елена Николаевна озак еллар районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә комплектлаштыру һәм эшкәртү бүлеге мөдире вазифаларын башкарган.
-Елена Николаевна бик җаваплы кеше. Үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды. Яшьләрне эшкә өйрәтте, киңәшләрен бирде, - ди үзәк китапханә директоры Ландыш Зиякова.
Инде лаеклы ялга киткән Елена Кабановага бу бүләкне район башлыгы Наил Зарипов район Советында узган чираттагы планеркада тапшырды.
Нет комментариев