Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Элмәледән Ирина Утриванова медаль белән бүләкләнде

Яңа Элмәле авылында яшәүче Ирина Утриванова "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Әлеге зур бүләкне аңа район Советында үткән чираттагы дүшәмбе планеркасында район башлыгы Наиль Зарипов тапшырды. Ирина Николаевна белән Валерий Валентинович биш бала: дүрт кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде дүртесенең үз гаиләләре бар. Төпчек кызлары Виктория быел 11...

Яңа Элмәле авылында яшәүче Ирина Утриванова "Ана даны" медале белән бүләкләнде.


Әлеге зур бүләкне аңа район Советында үткән чираттагы дүшәмбе планеркасында район башлыгы Наиль Зарипов тапшырды.

Ирина Николаевна белән Валерий Валентинович биш бала: дүрт кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде дүртесенең үз гаиләләре бар. Төпчек кызлары Виктория быел 11 классны тәмамлаган. Әби белән бабайны алты онык сөендерә.

Ирина Утриванова лаеклы ялга чыкканчы, 32 ел, хуҗалык фермасында сыер савучы булып эшләгән.

-Балаларым бик әйбәт мәктәптә дә яхшы укыдылар. Өй эшләрендә дә булышып үстеләр, минем белән фермага да баралар иде, - ди якташыбыз. - Әлегә кадәр йөзебезгә кызыллык китермәделәр, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined