Түбән Чегодай авылында яшәүче Гөлсирә Әхмәтшинаның бүген туган көне, аңа 74 яшь тулган.
Сайлауга килгән Гөлсирә ханымны сайлау комиссиясе әгъзалары гомер бәйрәме белән котладылар, ә мәдәният хезмәткәрләре табынга дәштеләр.
Биредә гел шулай, сайлауга килгән авылдашларын коймак белән сыйлыйлар.

-Тормышларыбыз тагын да матуррак булсын, илебездә тынычлык саклансын, дип тавышымны бирдем, - диде озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән Гөлсирә апа. – Балаларым Түбән Камага алып киткәннәр иде. Бүген сайлаулар булгач, махсус кайттым.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Нет комментариев