СВОдагы чирмешәнле “Темный” кул токмачын тансыклаган
Чирмешәндә яшәүче Владимир Темников быелның март аенда, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.
-Мин хәрби училище тәмамладым, бераз армиядә хезмәт иткәннән соң, запаска чыктым. Махсус хәрби операция башлангач, бик күп танышларым, дусларым контракт төзеп, анда киттеләр. Мин дә алар үрнәгендә барырга булдым. Дөрес, гаиләмә әүвәл белгертмәдем, соңыннан хезмәткә китәр вакытым җиткәч, тормыш иптәшем Оксана аңлап, әлеге карарым белән килеште, - ди “Темный” позывнойлы якташыбыз.
-СВОга китәргә рухи яктан әзер идегезме?
-Әйе, баштан ук. Махсус хәрби операциягә миңа кадәр киткән танышларымнан сорашып, андагы хәлләрне белә идем инде. Анда син гаиләң, аларның иминлеге турында уйлыйсың, һәм, әлбәттә, командование тарафыннан куелган бурычны үтәргә тиешсең.
Моңа кадәр тракторчы булып эшләгән чирмешәнле хәзер штурмовиклар взводы командиры.
-Хәрби заданиеларга еш чыгасызмы?
-Әйе, штурмовикларга алгы сызыкта бик еш булырга туры килә. Хәрби заданиега киткәч, гаилә белән берәр айлап та элемтәгә чыга алмаган вакытлар була. Алар аңлыйлар, безнең өчен дога укып көтәләр, җиңү телиләр.
Аларның гаиләсендә ике ул үсә. Зурысы кадет мәктәбендә белем ала, кечкенәсе балалар бакчасында тәрбияләнә. Кыска вакытлы ялга кайткан арада да “Темный”ны мәктәпкә, балалар бакчасына, “Яшьтәш” клубына очрашуларга чакырганнар.
-Взводыгызда кайсы милләт вәкилләре бар? Гомумән, чирмешәнлеләрне очратасызмы?
-Күпчелеге - башкортлар, Татарстаннан килүчеләр дә шактый. Хәтта бер авылдашым белән дә бер взводта без. Кайсы милләттән булсак та, анда барың да туганлашып бетә, бер зур гаиләгә әвереләсең.
-Хәрби заданиедан чыккач, вакытыгыз ничек үтә?
-Беренче өч көндә безгә тотынмыйлар, йокларга, ял итәргә вакыт бирәләр. Калганы инде нәкъ армиядәге кебек, көндәлек нарядлары бар, блиндажларыбызны да уңайлырак итәргә тырышабыз.
-Блиндаж дигәннән, яшәү шартларыгыз ничегрәк? Туклану, түләү мәсьәләсе?
-Блиндажларны җайлаштардык, бөтен шартлар да бар диярлек. Ашау ягына килгәндә, поварлар да пешерә, кайчак үзебез дә әзерлибез. Шулай да өйдәге ризык сагындыра. Кайтканда аеруча хатыным пешергән кул токмачы ашыйсым килгән иде. Түләүләр дигәннән, барысын да тиешле күләмдә, вакытында күчереп баралар, ул яктан тоткарлыклар юк. Гомумән, безне барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тырышалар. Гуманитар ярдәм дә килгәли.
-Курку хисе...
-Ул, әлбәттә, бар инде. Анда күбрәк һавадан очып килә торган дроннар куркыныч.
-Контракт төзергә теләүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
-Беренче чиратта яхшылап уйларга кирәк: әзерме син? Анда булып кайткан танышларың белән дә сөйләшү, киңәшләшү зарур.
Тиздән якташыбыз кабат юлга кузгалачак. Кыска вакытлы ял тиз үтә. Аның исән-имин кайтасын гаиләсе түземсезлек белән көтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев