Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Нагорныйда яшәүче 9 бала әнисенә бәйрәм күчтәнәче китерделәр

Сугыш ветеранының тол хатыны Федосия Евдокимовага да бүләкләр китерделәр, бәйрәм белән котладылар.

Сугыш ветеранының тол хатыны Федосия Григорьевнага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җибәргән котлау открыткасын һәм күчтәнәч пакетны Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов тапшырды. 9 бала әнисен, 94 яшьлек якташыбызны авыл җирлеге депутаты Владимир Прокофьев та тәбрикләде, бүләк белән сөендерде.

-Безнең әти –Захар Петрович та сугышта катнашкан, - диде ул. -91 яшендә вафат булды. Сугыш афәтләрен кичергәннәр язмышын яхшы беләбез, аларга хөрмәт кирәк.

Федосия Евдокимова бүген кызы Зоя, кияве Анатолий Плотниковлар тәрбиясендә. Алар бик уңган кешеләр, әбигә яхшы тәрбия күрсәтәләр. Кызганыч, якташыбызның ире – сугыш ветераны Петр Николаевич вафат инде.

-Әти сугыштан яраланып кайткан, - ди кызы Зоя. -Тәртипле, таләпчән иде ул. Ә әнине бәйрәм саен диярлек котлыйлар, бүләкләр китерәләр, рәхмәт. Ходайга шөкер, зиһенле, күрә, ишетә, күзлексез дә газеталар укый. Яше бар бит, аңа эш кушмыйбыз. Төшенкелеккә бирелми, көннәр буе элеккеге җырларны җырлап уздыра. Без – җиде туган гел аралашып яшибез, икебез вафат инде.

Сүз уңаеннан. Федосия Григорьевна Евдокимова Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарыннан җирлек буенча да үзе генә калган. Тыл ветераннары да икәү генә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев