Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мария Яшина: “Элек эшкә, эшчеләргә караш та башкача иде”

Чирмешәндә яшәүче якташыбыз - "ТАССРның атказанган механизаторы", "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" Мария Яшинага бүген, 23нче ноябрьдә, 89 яшь тулды. Мария Платоновна Чирмешәндә туып үсә. Бик яшьли колхозда эшли башлый. 1942нче елны ул лашманда, "Сельхозтехника" каршында оештырылган механизаторлар курсында укый һәм 30 ел тракторда эшли. "Ул курсларда кызлар күп укыды,-...

Чирмешәндә яшәүче якташыбыз - "ТАССРның атказанган механизаторы", "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" Мария Яшинага бүген, 23нче ноябрьдә, 89 яшь тулды.

Мария Платоновна Чирмешәндә туып үсә. Бик яшьли колхозда эшли башлый. 1942нче елны ул лашманда, "Сельхозтехника" каршында оештырылган механизаторлар курсында укый һәм 30 ел тракторда эшли.

"Ул курсларда кызлар күп укыды,- дип искә ала ветеран. - Сугыш һәм сугыш арты елларында тракторларда, нигездә, хатын-кызлар хезмәт куйды. Аннан соң аларны фронттан кайткан ирләр алмаштыра башлады. Ә минем инде күнеккән эштән китәсем килмәде. Әүвәл СТЗ тракторына утырдым, аннан соң "Владимировец"ны йөрттем. Безнең вакытта бит эшкә караш башка иде. Тракторда ике сменада, уникешәр сәгать эшли идек. Әле бит туйганчы ашарга да булмады. Эшнең сыйфатын да гел тикшереп тордылар. Сөрелгән җирнең тирәнлеге 25 сантиметр булырга тиеш. Бүгенге кебек җылы гаражлар да юк иде".

Ничек кенә булмасын, якташыбыз хезмәтеннән ямь табып эшләгән, зур хөрмәткә ирешкән, дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Якташыбыз бүген дә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән телевизорны карый.

Мария Платоновна сеңелесе Анастасиянең кызы йортында яши. Аларның туган нигезендә Анастасия Платоновнага, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына, яңа өй төзиләр.
"Без ул йортны төзеп бетерүләрен түземсезлек белән көтәбез,- ди Анастасия Платоновна. - Анда Мария белән икәү яшәрбез дип хыялланабыз".

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X