Югары Чегодайдан Дан ордены кавалеры иминлек теләп тавыш бирде
Районыбыздан бердәнбер исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны, 98 яшьлек Габделхак бабай Җиһаншин бүген өендә тавыш бирде.
Якташыбыз 1943 елда 18 яшендә фронтка китеп, сугышта һәм хәрби хезмәттә 7 ел да 3 ай булган. Дан ордены һәм “Батырлык өчен” медале иясе, кече сержант Хамзин (ул вакытта шушы фамилиядә йөри) җиңүне Балтыйк буенда каршылый.
Бүген кызлары Рәшидә, Хәтимә тәрбиясендә яшәүче Габделхак бабай, сәламәтлеге белән бәйле, өйдә генә йөри, күбрәк утырып тора. Шунлыктан авылның сайлау участогында эшләүче авылдашлары ТР Дәүләт Советы депутатларын аның өенә барып сайлаттылар.
-Рәхмәт, хөрмәтле булып яшәдем, балаларым карый. Шөкер, әкрен генә йөреп торам. Бүген ил-көнебезгә иминлек, муллык, көч, җитеш тормыш теләп тавыш бирдем, - диде Габделхак Җиһанша улы.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары, Марат Гомәров видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев