Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәннән автобус шоферы Әсхәт Каюмовка министр да Рәхмәт белдерде

“Чирмешән автотранспорт предприятиесе”нең автобус йөртүчеләренә бүләкләр тапшырдылар.

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан әлеге предприятиенең автобус йөртүчесе Әсхәт Әбелгази улы Каюмовка ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, хезмәтендәге казанышлары һәм транспорт тармагындагы намуслы хезмәте өчен, Рәхмәт белдерде. Әсхәт Әбелгази улын Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләделәр.

АТПның тагын бер автобус йөртүчесе Николай Михайлович Маркелов район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Бүләкләрне ияләренә район оешма-учреждение җитәкчеләренең атналык эш планеркасында район башлыгы Рамил Айбатов тапшырды.

Элмира Галәветдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев