Чирмешән районының полиция ветераннары 57 балага бүләк бирде
Районның полиция ветераннары быел да балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерде.
Лашман урта мәктәбенең коррекция сыйныфларында укучы 23 малайның һәм кызның погонлы апа-абыйларын күреп, күзләрендә шатлык утлары кабынды, бүләкләргә бик куандылар. Ветераннар балалар белән җанлы әңгәмә корды, аларның хәлләрен белеп, киләчәккә планнары белән кызыксындылар.
Изгелекле якташларыбыз 1 нче һәм 2 нче Чирмешән, Иске Үтәмеш, Лагерка мәктәпләрендә, Чирмешән лицеенда, район үзәгендәге “Әкият”, “Ландыш”, “Ромашка”, “Каенкай” балалар бакчаларында да булдылар. Әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган 34 сабыйга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Яңа ел күчтәнәче алган балалар үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр, шигырь сөйләделәр, җырладылар.
Бүләк алган балалар бик шатландылар һәм кунакка килгән апа-абыйларына рәхмәт әйттеләр.
Кадрия Гамирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев