Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа елга – яңа өй

Ульяновка авыл җирлегендә быел Валентина һәм Николай Антоновлар, Людмила һәм Илья Ефремовлар, Надежда һәм Сергей Ярмушкиннар, Людмила Сумина яңа йортлар өлгерткәннәр. Антоновлар гаиләсе дә шушы көннәрдә яңа өйләренә күченгән. Валентина белән Николай йортны бик озак төзиләр. Бөтен эшне дә диярлек йорт хуҗасы үзе башкарып чыккан. "Йорт салуны җиңел булды дия...

Ульяновка авыл җирлегендә быел Валентина һәм Николай Антоновлар, Людмила һәм Илья Ефремовлар, Надежда һәм Сергей Ярмушкиннар, Людмила Сумина яңа йортлар өлгерткәннәр.


Антоновлар гаиләсе дә шушы көннәрдә яңа өйләренә күченгән. Валентина белән Николай йортны бик озак төзиләр. Бөтен эшне дә диярлек йорт хуҗасы үзе башкарып чыккан.

"Йорт салуны җиңел булды дия алмыйм. Бу эш ун елга якын сузылды. Дуслар, туганнар бик ярдәм иттеләр, аларга рәхмәт", - ди Николай.

Антоновлар ике малай үстерәләр. Беренчесе 2нче класста укый, икенчесенә нибары бер яшь ярым. Яңа өйне дә алар икенче балалары тугач, ана капиталын алып кына төзеп бетерә алганнар.

"Бу акчалар булмаса, яңа өйгә, мөгаен, тиз генә күчә алмаган булыр идек", - ди хуҗабикә.

Яңа өйдә башкарасы эшләр байтак. Әмма хуҗаларны ул мәшәкатьләр куркытмый. "Эшнең төп өлеше башкарылды, калганын акрынлап төгәлләрбез әле", - диләр.

Гөлсирә ГАРИФОВА.
Ульяновка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән төзелеш