Туймәт авылы сабыйларына Балаларны яклау көненә зур бүләк ясадылар – авыл мәдәният йорты янында уен мәйданчыгы ясап куйдылар.
-Хәзер балалар рәхәтләнеп биредә уйный алалар. Мәйданчык өчен җиһазларны районнан бирделәр. Ата-аналар да, балалар да бик рәхмәтле, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.

Биредә төрле-төрле атынгычлар куелган, хәзер балалар җәй көне дә таудан шуа алалар, алар өчен комлык та бар, әти-әниләргә эскәмиядә утырып ял итәргә дә була.

Бәйрәм көнне бераз суыграк булса да, мәдәният йортында уздырылган чарадан соң, балалар мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнаганнар.
Автор фотолары
Нет комментариев