Туймәттәге яңа уен комплексын нефтьчеләр грантына алганнар
Безнең районда

Туймәттәге яңа уен комплексын нефтьчеләр грантына алганнар

Туймәт авылындагы балалар уен мәйданчыгы яңа элементлар белән баеган.

Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта “Татнефть” җәмгыяте грантына таган һәм уен комплексы урнаштырылды.

–“Татнефть”нең 1 миллион 346 мең 277 сумлык грантын оттык. Бу акчаларга ике элемент алдык. Аларны “Елховлес” җәмгыяте осталары урнаштырды, – диде Туймәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәзилә Фәссахова. –Бу балаларыбызга зур бүләк булды, хәзер биредә һәркем үзенә шөгыль таба алачак.

  


Нет комментариев