Түбән Кәминкәгә игезәкләр кайтты
Безнең районда

Түбән Кәминкәгә игезәкләр кайтты

Илшат һәм Татьяна Гыйрфановларның әле бу көннәрдә генә игезәкләре туды. Бәбиләр аларның бишенче, алтынчы балалары. Малайларга Линар бе­лән Динар дип исем кушканнар. Аларны әниләре Әлмәттә тапты. Быел, әлегә, Түбән Кәминкәдә бер сабый да тумаган иде әле. -Яшереп тормыйм, мон­дый артымны планламаган идек, Аллаһы Тәгалә бирде сабыйларны. Хатыным Таня ягында да,...

Илшат һәм Татьяна Гыйрфановларның әле бу көннәрдә генә игезәкләре туды. Бәбиләр аларның бишенче, алтынчы балалары.


Малайларга Линар бе­лән Динар дип исем кушканнар. Аларны әниләре Әлмәттә тапты. Быел, әлегә, Түбән Кәминкәдә бер сабый да тумаган иде әле.

-Яшереп тормыйм, мон­дый артымны планламаган идек, Аллаһы Тәгалә бирде сабыйларны. Хатыным Таня ягында да, ул Самара өлкәсенең Каменный Брод авылыннан, үземнең әти ягы нәселендә дә иге­зәкләр бар. Улларыбыз бер-берсенә бик охшаганнар, аеруы да кы­ен, исән-сау булсыннар инде, - ди балаларның әтиләре Илшат.

Гыйрфановлар хәзер биш малай, бер кыз үс­терерләр. Игезәкләргә кадәр төпчек булып торган Илнурга ике яшь тә ике ай гына әле.


undefined игезәкләр Түбән Кәминкә авылы

Нет комментариев