Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында чишмәне аккалфаклылар матурлаган
Безнең районда

Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында чишмәне аккалфаклылар матурлаган

Түбән Кәминкә авылының «Ак калфак» бүлекчәсе кызлары авыл уртасындагы Мөәзин Мингата чишмәсен төрле-төсле буяулар белән буяп, тирә-юнен чүп-чардан арындырганнар. Чишмә янындагы чүп үләннәре дә чабып алынган.

-Үткән ел әлеге чишмә янын җыештырганда, буяп, матурлап кую теләге уянды, быел шул ниятебезне тормышка ашырдык, - ди Хәлимә Гайнуллина. - Кызлар белән киңәштек тә, акча җыелып, буяулар сатып алдык.

Матурлык күңелне иркәли, күпер буендагы бу су чыганагы хәзер юлаучыларга да ерактан күренеп тора.

фото: Хәлимә Гайнуллина


Нет комментариев