Әмирдә мәчетнең аен җиргә төшерделәр
Безнең районда

Әмирдә мәчетнең аен җиргә төшерделәр

Әмир мәчет ремонты көннән-көн алга бара. Үткән атнада манарасын да, матурлый, ныгыта башладылар.

Әлеге бинага янкорма күтәрделәр, түбәне яңартып ябарга тотындылар. Аннары тышкы якны матурларга, эчтәге эшләргә керешергә исәплиләр.

Сүз уңаеннан, аен яңадан үз урынына куйгач, манара өлеше элеккегесеннән өч метр чамасы биегрәк булачак.

Мәчетне шушы авыл егетләре – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар средстволарына үзгәртеп коралар.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев