Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта татар халкының милли уеннарын искә төшерделәр

Кармыш мәдәният йортында узган чарада тирә-күрше авыллардан да килгән мәдәният хезмәткәрләре “Чума үрдәк, чума каз”, “Капка чыгыш”, “Түбәтәй”, “Без, без, без идек”, “Колакка-колак”, “Йөзек салыш” кебек татар халык уеннары уйнадылар.

Районда оештырылган татар халык мәдәнияты атналыгының икенче көне Кармыш авылында шулай узды. Авыл мәдният йорты директоры Эльвира Әфләтунова кунакларга уеннар уйнау буенча мастер-класс күрсәтте. Мәдәният хезмәткәрләре безнең якка гына хас “Крис” биюен дә искә төшерделәр.

Икенче көнне кунаклар Туймәттә җыелды. Биредә җырлап, биеп, татар халкының милли ашларын пешерергә өйрәнделәр.

 Эльвира Әфләтунова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев