Кармышта татар халкының милли уеннарын искә төшерделәр
Кармыш мәдәният йортында узган чарада тирә-күрше авыллардан да килгән мәдәният хезмәткәрләре “Чума үрдәк, чума каз”, “Капка чыгыш”, “Түбәтәй”, “Без, без, без идек”, “Колакка-колак”, “Йөзек салыш” кебек татар халык уеннары уйнадылар.