Иске Үтәмеш авылында Мәдәният паркы төзиләр
Искеүтәмешлеләр 13 июньдә узачак “Авыл көне”н яңартылган мәйданда оештырырга планлыйлар.
Авыл Сабан туйлары уза торган Мәдәният паркында сәхнә, тамашачылар өчен эскәмияләр, бәдрәфләр ясыйлар, керү юлына тимер капка да урнаштырылачак. Төзүчеләр бригадасы сәхнәнең каркасын җыеп бетергәннәр.
-Биш ел буе хыялланган план тормышка аша, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Паркны яңарту эшләрен дәүләт финанслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев