Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш кызлары МЧСлыларны “тикшереп” ялгышкан

Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да "аякка бастыра". Кич урамга чыккач, 8 класс кызлары шаяртып алырга уйлыйлар һәм бердәм диспетчерлык хезмәтенә, 112 номерын җыеп, аларны урлап китүләре турында хәбәр итәләр. Ә үзләрен бөтенләй башка кеше итеп таныштыралар, күңелләренә...

Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да "аякка бастыра".


Кич урамга чыккач, 8 класс кызлары шаяртып алырга уйлыйлар һәм бердәм диспетчерлык хезмәтенә, 112 номерын җыеп, аларны урлап китүләре турында хәбәр итәләр. Ә үзләрен бөтенләй башка кеше итеп таныштыралар, күңелләренә килгән исем-фамилия әйтәләр. Хокук сакчылары бу кешене эзләп Самарага кадәр барып җитәләр, ахырдан телефон номеры буенча ялган хәбәр җибәргән кызларның эзенә төшәләр.

-Алар МЧСның ничек эшләгәнен генә тикшереп карарга булганнар, - ди бер кызның әтисе.

Ә алар яхшы эшли икән. Кызларның бу "кызыксынуы" әти-әниләренең кесәсенә сугачак - балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия членнары аларга, мондый гамәлләре өчен, штрафның максималь күләмен билгеләделәр. Әле тагын бу кызларны район полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенә исәпкә дә алдылар.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 5 классында укучы малайларның да үзара төрткәләшүе зурга китә язган, берсе башы белән стенага бәрелгән, ярый әле зур зыян килмәгән. Аларның "батырлыгы"да комиссия утырышында каралды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined МЧС Иске Үтәмеш ялгышкан тикшереп