Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Герой улы –музейда

Шушы көннәрдә туган як тарихы музеена якташыбыз - Советлар Союзы герое Бари Габдрахмановның улы Рәшит Бари улы килеп китте. Рәшит абый 1940нчы елны туган һәм, билгеле, әтисен хәтерләми. Бари Габдрахмановны 1941нче елны сугышка алалар. 1944нче елны ул Кировоград өлкәсендә батырларча һәлак була. Быел, 25 май көнне, аның тууына 100 ел...

Шушы көннәрдә туган як тарихы музеена якташыбыз - Советлар Союзы герое Бари Габдрахмановның улы Рәшит Бари улы килеп китте.


Рәшит абый 1940нчы елны туган һәм, билгеле, әтисен хәтерләми. Бари Габдрахмановны 1941нче елны сугышка алалар. 1944нче елны ул Кировоград өлкәсендә батырларча һәлак була. Быел, 25 май көнне, аның тууына 100 ел тулачак.

"Кызганычка каршы, әлегә кадәр безнең мемориаль үзәктә Бари Габдрахмановка кагылышлы материаллар юк иде диярлек, - ди музейның фәнни хезмәткәре Валентина Захарова. - Шуңа да без Рәшит Бари улы белән элемтәгә чыктык. Аңарда булган документларны, фоторәсемнәрне безгә тапшырырга тәкъдим иттек. Ул ризалашты".

Рәшит Габдрахманов бүген Аксубай районының Яңа Ибрай авылында гомер кичерә. Ветеринария институтын тәмамлаган, зоотехник булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Бөек Җиңүнең 50 һәм 60 еллык юбилейлары уңаеннан Кировоград шәһәрендә оештырылган чараларга аны да чакырганнар. 1995нче елны Кировоградның бер урамына Бари Габдрахманов исеме бирелгән. Ул тантаналарда Геройның бердәнбер улы - Рәшит абый да катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташыбыз Советлар Союзы герое