Чирмешәннән Нургатиннар гаиләсе сайлауга өч балалары белән килделәр
Безнең районда

Чирмешәннән Нургатиннар гаиләсе сайлауга өч балалары белән килделәр

Чирмешәнлеләр Рафаэль һәм Ирина Нургатиннар – күпбалалы гаилә. Рафаэль нефть компаниясендә оператор булып эшли.

Тормыш иптәше Ирина – аграр техникумда баш хисапчы. Рафаэль төнлә эшләп кайтканнан соң, йоклап тормыйча, сайлауга килгән.

-Төнлә эштә идем. Ятып ял иткәнче, эшемне бетереп куйыйм дип тавыш бирергә килдем, - ди Рафаэль Гали улы.

Сайлауларга Нургатиннар һәрвакыт җыйнаулашып йөриләр: ике уллары һәм кечкенә кызлары әти-әниләре мисалында сайлауларның бик мөһим һәм җаваплы адым икәнлеген белеп үсәләр. Бу яшь буын өчен үзенә күрә патриотик тәрбия дә.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары


Нет комментариев