Чирмешәнлеләр туйларны җәйгә планлаштыра
Безнең районда

Чирмешәнлеләр туйларны җәйгә планлаштыра

Район ЗАГС бүлеге апрель аенда нибары бер парның никахын теркәгән. Бу елның дүрт аенда тугыз туй булган.

Май аеның беренче атналарында район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ике парга беренче гаилә документларын тапшырган. Язның соңгы аенда әле тагын өч туй көтелә. Июнь аенда гаилә корырга теләүче алты пардан гариза кергән. Июль, августта да туйлар булачак.

Былтыр бу чорда ун пар кавышкан булган.


Нет комментариев