Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр сугыш кирәк яраклары тапшырып акча алган

21 чирмешәнле теркәлгән коралны ирекле тапшыру турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Алар 24 берәмлек сугыш коралы, 125 патрон һәм 200 грамм дары тапшырганнар.

Ирекле рәвештә сугыш кирәк-яраклары, утлы корал, патрон, дары тапшырган чирмешәнлеләргә акчалата бүләк бирелә.

-Моның өчен сугыш коралларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә китерергә һәм алар биргән квитанция белән, түләү алу өчен, күпфункцияле үзәккә гариза язарга кирәк, - диде бүлекчә начальнигы урынбасары Иван Пешков. – Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре документлар пакетын әзерли һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына карауга җибәрә, анда комиссия акчалата түләү һәм аның күләме турында карар кабул итә. Түләү документлар тапшырылганнан соң өч айдан да соңга калмыйча бирелә.

Бүгенге көнгә сугыш кирәк-яраклары тапшырган 11 гражданинның исәп-хисап счетына 32800 сум акча күчерелгән.

Хәзерге вакытта “Тыныч күк өчен” (“Zа мирное небо”) хәйрия фонды махсус хәрби операциядәгеләргә булышу йөзеннән “Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын бүләк ит” программасы үткәрә.

- Программаның асылы шунда, гражданин - теркәлгән коралның хуҗасы мылтыгын, патроннарны хәрби частьләргә тапшыра ала, - диде Иван Николаевич. – Райондашларыбыз 16 шома көпшәле корал һәм 1200 патрон биргән. Әлеге патроннарның 1000 данәсен бер райондашыбыз шул максатка махсус сатып алган.

Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен лицензия - рөхсәт бирү бүлегенә 8-925-176-97-10 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев