Чирмешәнлеләр гаиләләре белән сайлый
Иртәнге сәгать 10га райондашларыбызның 29,6 проценты сайлау участокларына килгән дә.
Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау үтә.
Районыбызның сайлау участокларында хәзер бик җанлы вакыт. Район территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, иртәнге сәгать 10га, сайлаучылар исемлегенә кертелгән 13 мең 603 якташыбызның 29,6 проценты, ягъни 3996сы бюллетеньнәр алган да.
Тавыш биреп чыккан райондашларыбыз сайлау участоклары янында гаиләләре белән фотога да төшәләр. Билгеле булганча, Гаилә елына багышланган фотобәйгедә катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак: смартфоннар һәм җиңел автомобиль. Моның өчен сайлау участогына килеп тавыш бирергә, анда бирелгән “Гаилә белән сайлыйбыз!” беләзеген тотып, сайлау участогы янында фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Фотоны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән билгеләү мөһим. Бәйгенең шартлары белән тулырак “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Татарстан Алга” төркемендә танышырга мөмкин.
Сайлаулар бер көн генә үтә. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Райондагы ике җирлектә: Иске Котышта һәм Түбән Кәминкәдә җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.
Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Марат Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев