Чирмешән районының “Кояшлы” лагеренда 215 бала ял итәчәк
Районның “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда бу җәйдә 215 бала ял итәчәк. Лагерь бәләкәй хуҗаларын кабул итәргә әзер.
“Кояшлы” үз ишекләрен 8 июньдә ачачак. Беренче – хәрби-патриотик сменада 66 балага 21 көнлек ял оештырыла. Икенче – экологик сменада да шулкадәр укучыны ял иттерү планлаштырыла. Өченче сменага спортчы чирмешәнлеләр җыелачак, бусында 50 бала ял итә. Дүртенче – җиде көнлек сменада лагерьга “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары хуҗа булачак. Бу вакытта 33 укучы көннәрен мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев