Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районының “Кояшлы” лагеренда 207 бала ял итәчәк

Мәктәпләрдә җәйге каникул башланды. Бу чорда районның “Кояшлы” лагеренда 207 бала ял итәчәк.

Лагерь ишекләре 10 июньдә ачыла. Беренче сменада 66 бала 21 көн дәвамында вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыра алачак.

-Социаль яктан имин булмаган һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче, бюджет тармагында эшләүчеләрнең балалары ташламалы бәяләрдән ял итә, беренче сменага 12 укучыга юлламаларны коммерция нигезендә алдылар, - диде районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева. – Икенче сменада тагын 66 бала ял итәчәк, бу сменаларга юлламалар калмады.

Өченче смена - “Алдынгылар хәрәкәте” активистары өчен. Бу сменага 50 укучы килүе көтелә. Дүртенче сменада лагерь ишекләре спортчылар өчен ачыла – 25 малай һәм кыз ял итәчәк.

6 июньнән районның 13 мәктәбе базасында мәктәп яны лагерьләре эшли башлаячак. 21 көн дәвамында 485 укучыга көннәрен мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек була.

Кармыш, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Күтәмә, Иске Үтәмеш, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ульяновка, 2 нче Чирмешән мәктәпләрендә һәм Чирмешән лицеенда көннәрен уйнап уздырсалар, Ивашкино һәм Әккәрәй мәктәпләре укучылары ялларын хезмәт белән чиратлаштырачак. Соңгы ике мәктәптә хезмәт һәм ял лагере оештыру планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев